tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 910)

Рубрика: Мәдәният

Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында җырчы, көйләр язучы, халыкара конкурслар лауреаты Җәмилә Рәхимованың “ Җырлап яшик” дип аталган иҗат кичәсе оештырылды. Җәмилә Әбделхәй кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында туып үсә. 1977 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлаган кыз Төмән шәһәренең сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын яшь белгеч Аслана мәдәният йортында башлап җибәрә. ...

Дәвам »

“Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды

Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан уздырыла башлады. Фестивальнең төп иганәчесе – Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Расих Латыйпов. Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру. Төп оештыручылар – ...

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк

28 февральдә Башкортстан кинематографистлары берлегенең 20 еллыгы бәйрәм итү кысаларында Уфаның “Родина” кинотеатрында Татарстан кинематографистларының иҗади кичәсе үтәчәк. Анда Илдар Матуров төшергән «Туфан есть Туфан»  документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу кинотасма танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли. Шулай ук иҗади очрашуда Б.Баишевның Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган милләттәшебез турындагы «Монумент на Поклонной горе» фильмы һәм  Ф.Дәүләтшинның «Рудольф Нуреев. ...

Дәвам »

2014 елда ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылачак кандидатлар исемлеге билгеле булды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2014 елда премиягә дәгъва кылучулар исемлеген игълан итте.

Дәвам »

Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак. Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра. Программада: әдәби укулар, ...

Дәвам »

Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…

21 февральдә - Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде.

Дәвам »