tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 911)

Рубрика: Мәдәният

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Дәвам »

Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Казанда тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үтте. Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров кебек татарның мәшһүр шәхесләренә багышланып, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Узган ел конкурс тарих елына багышланган иде. Быел исә, татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган. Бәйгедә катнашу өчен Марий Эл Республикасыннан, ...

Дәвам »

Истанбулда “Татар кызы 2014” бәйгесе үткәрелә

16 мартта Истанбулда Али Әмире әфәнде мәдәният үзәгендә “Татар кызы 2014” бәйгесе үтәчәк. Мондый төр чара биредә беренче мәртәбә узачак. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйге татар кызларының гүзәллек, нәфислеген күрсәтү белән бергә аларның уңганлыгын-булганлыгын һәм башка асыл сыйфатларын таныту өчен үткәрелә. Оештыручылар дигәннән, алар арасында Татарстаннын Төркиядәге вәкиллеге, “Татарстан” сәүдә йорты, IBB мәдәният ширкәте, Идел-Урал төркләренең мәдәният һәм ярдәмләшү ассоциациясе, “Фидан” балалар музыка тәрбияләү ...

Дәвам »

Вулканолог Гарун Тазиевның 100 еллыгы уңаеннан. Франциянең иң танылган татары

Колумб Американы ачкан кебек Гарун Тазиев французча сөйләшүче киң халыклар даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан. Гарун Тазиев (1914-1998 еллар) – үз эзләнүләрен даһи танытучы зур галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашуында 1940 еллар ахырыннан 1992 елларга кадәр Франция телевидениесендә һәрдаим тапшырылган фәнни танылган фильмнарның зур циклы булдырылган. Әлеге фильмнар шулхәтле кызыклы, таныткыч булганлыктан берничә дистә еллар дәвамында җир турындагы фән (геология, вулканология ...

Дәвам »

Халык көчле ул, моңлы ул

Узган якшәмбедә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда төрки телле халыкның “Таң йолдызы” XXIII өлкә балалар, “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты өлкә смотр-конкурсларының гала-концерты үткәрелде

Дәвам »

Төмәндә “Җырлап яшик” кичәсе үтте

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында җырчы, көйләр язучы, халыкара конкурслар лауреаты Җәмилә Рәхимованың “ Җырлап яшик” дип аталган иҗат кичәсе оештырылды. Җәмилә Әбделхәй кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында туып үсә. 1977 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлаган кыз Төмән шәһәренең сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын яшь белгеч Аслана мәдәният йортында башлап җибәрә. ...

Дәвам »