Агымдагы елның 10 ноябрендә Казан дәүләт консерваториясенең Халыкара конкурслар лауреаты “Tatarica” татар музыкасы оркестры Ырымбур шәһәренең Зур концерт залында чыгыш ясаячак. Татар музыкасы оркестры 1993 елда Казан дәүләт консерваториясе каршында оеша. Аның эшчәнлегенең төп максаты – Идел һәм Урал буенда яшәүче төрки, угро–фин һәм славян халыкларының музыкаль фольклорын пропагандалау, милли инструменталь башкару традицияләрен өйрәнү. Оркестрның репертуарында казан, кырым, әстерхан татарларының ...
Дәвам »Рубрика: Мәдәният
Ригина Вәлиева Якут дәүләт концерт оркестрына кушылып җырлады
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториесе солисты Ригина Вәлиева Якутиядә узган «Төньяк балкышы» («Северное сияние») IV халыкара музыка фестивалендә катнашты.
Дәвам »
Иҗат чишмәгез саекмасын
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе узды.
Дәвам »
Әзербәйҗанда татар халкы музее оештыруга таба беренче адым
13 октябрьдә Баку татарлары иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире, фәлсәфәче Фируддин Алиага оглы Гурбанов белән очраштылар.
Дәвам »
Алматыда – “Сандугач” бәйгесе
Алматыда үтәчәк “Чәкчәк пати” бәйрәмен оештыручылар татарча башкаручыларны “Сандугач” исемле бәйгедә катнашырга чакыралар. Кичә 1 ноябрьдә FROM DUSK TILL DAWN төнге клубында узачак. Бәйрәмнең кунагы – Казахстанда популяр җырчы Илдар Сисанбаев, дип хәбәр итә akbars.kz сайты. “Илдар безнең чакыруыбызны бик теләп кабул итте. Петропавловскидан махсус бәйрәмгә дип киләчәк. Ул чыгыш та ясаячак, “Сандугач” бәйгесенең жюри эшендә катнашырга да ризалыгын бирде”, – дип ...
Дәвам »
Диләрә Ваһапова “Голос”та татарча җырлады
Казан җырчысына бары тик Дима Билан гына борылды. Леонид Агутин исә Диләрәнең татарчасын тыңлаганнан соң, татар теле җырлар өчен иң отышлы һәм ягымлы тел дип искәртте. http://matbugat.ru Искәрмә: Диләрә Ваһапова Казанның “Мураками” төркеме солисты.
Дәвам »
Казанда “БикаФест” фестивале үтәчәк
Ел саен бу чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Сәләт” Татарстан яшьләр җәмгыяти фонды, “Казанский завод синтетического каучука” ААҖ тарафыннан оештырыла.
Дәвам »
Тукай районында яшь сәләтләрне барлыйлар
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Тукай районы буенча җирле оешмасы “Якты юл“ газетасы белән берлектә яшь сәләтләрне барлау, аларны үстерү, халыкка таныту максатында “Каурый каләм“ әдәби түгәрәге эшен алып бара
Дәвам »
Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте
9 октябрьдә Казахстандагы Семейның татар сәнгать мәктәбенә пенсионерлар җыелды. Аларга багышлап Аксакаллар көне уздырылды. Педагогик коллектив исә алар белән бергә бераз соңлап булса да Укытучылар көнен бәйрәм итте. Пенсиягә чыккан хезмәткәрләр, олы яшьтәге кешеләрне берләштергән “Истәлек” фольклор-этнографик ансамбльгә катнашучылар, башка чакырылган кунаклар хормейстер Имастуи Горовая җитәкләгән мәктәп профсоюз комитеты күрсәткән кадер-хөрмәтне югары бәяләделәр. Чәй табыны янындагы матур итеп сөйләшеп утырганнан ...
Дәвам »
Игелекле эшләр
Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оешып эшли башлауга әле бер ел да юк. Моңа да карамастан күрсәтерлек эшләре шактый. Люция Вафина җитәкчелегендәге бу оешма халкыбызның мәшһүр җырчысы Фәридә апа Кудашевага каберендә һәйкәл ачуда башлап йөрде дисәк дә ярый. Республика районнарында төрле кызыклы чаралар уздырып, хатын-кызларны гына түгел, милләтебезне берләштереп, мәдәниятыбызны, гореф–гадәтләребезне саклап калырга тырышалар. Әйтик көз айларында гына ...
Дәвам »