tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 958)

Рубрика: Мәдәният

29, 30 мартта «Нур» Уфа дәүләт татар театрында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе премьерасы булды

29, 30 мартта «Нур» Уфа дәүләт татар театрында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе премьерасы булды. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин куйды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Дәвам »

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә

“ЭтноДар” мәдәниятара фестивале этник мәдәниятне һәм Россия халыклары традицияләрен саклауны һәм үстерүне, яшьләрне үзләренең һәм башка халыклар этник мәдәнияте белән таныштыруны максат итә.

Дәвам »

Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән

Казахстанда яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Тәүфик Кәримов проза.ру сайты редколлегиясе тарафыннан "2014 ел язучысы" һәм "2014 ел мирасы" әдәби премияләрен алуга кандидат итеп күрсәтелгән.

Дәвам »

Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары

Татарстанның иң дәрәҗәле премиясенә – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче мәдәният әһелләрен бөтенесен берьюлы Тукай музеенда күрергә мөмкин. Казанның Тукай әдәби музее ел саен апрель ае керүгә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән чираттагы кандидатларны үзенә җыя. 2014 ел өчен Тукай премиясе лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Бу юлы да киң катлау җәмәгатьчелек белән очрашуга Тукай музеена ...

Дәвам »

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды

Астанада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Ел дәвамында фестиваль чаралары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илдә үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Казакъстан башкаласында мондый концерт беренче тапкыр узды һәм фестивальнең булачак юбилеена, Россиядә Мәдәният елына һәм Казан шәһәренең төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышланды. Концерт легендар татар җырчысы Рәшит Ваһапов язмасы белән башланды. Музыкаль ...

Дәвам »