tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар моңы» конкурсы
«Татар моңы» конкурсы

«Татар моңы» конкурсы

«Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы быел 8нче тапкыр үткәрелә.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Быел конкурсны уздыруда Казан дәүләт мәдәния институты һәм Бөтендөнья Татар конгрессы актив катнаша.

Конкурсның төп максаты: татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру.

Татар музыка сәнгатенең югары үрнәкләре саналган әсәрләрне башкаруны төп таләп итеп куеп, конкурс сәләтле яшьләрнең зәвыгын үстерүне дә үзенең максаты итеп саный.

Шулай ук, конкурсның тагын бер максаты – Татарстаннан һәм Россиядән читтә яшәүче сәләтле татар яшьләрен барлау һәм аларга профессиональ ярдәм күрсәтү.

Конкурс 3 этапта уза: 1нче тур – сайлап алу туры, ул февральда башланып, ел буе дәвам итә. Иң элек Россия регионнарында һәм татарлар яшәгән чит илләрдә уза. Октябрь аенда, ягъни ел ахырында гына “Татар моңы” Казанга әйләнеп кайта һәм Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан яшьләре өчен сайлап алу уза. Иң көчле дип танылган конкурсантлар 2нче турга үткәрелә. 2нче һәм 3нче турлар телевизион форматта бара.

2нче һәм 3нче турга конкурсантларны Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә Рәсим Ильясов, Наил Сәгъдиев әзерлиләр: репертуар сайлауда ярдәм, репетицияләр, аранжировкалар ясау, сәхнә киеме сайлау һ.б.

2016 ел дәвамында сайлап алу турлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән новгородта, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, Башкортостанда (Өфе), Екатеринбургта, Оренбург өлкәсендә Әсәкәйдә, Магнитогорскида, Нижневартовскта, Казахстанда, Үзбәкстанда, Украинада узды.

Конкурсның географиясе: Кытай, Ташкент, Нәвои (Үзбәкстан), Казахстан, Украина, Бельгия (Брюссель), Мәскәү, Мәскәү өлкәсе (Подольск), Санкт-Петербург, Кырым, Магнитогорск, Екатеринбург, Свердловск өлкәсе (Первоуральск), Әсәкәй, Ырынбур һәм Ырынбур өлкәсе, Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Мари Иле, Мордва Республикасы, Башкортостан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь өлкәсе, Самара өлкәсе, Татарстан, Казан.

Ел дәвамында барлыгы конкурста 800 дән артык яшь башкаручы катнашты. Февраль аеннан ноябрьга кадәр дәвам иткән сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча 2нче турга 70 конкурсант үтте.

Шунысын да аерым әйтергә кирәк, безнең өчен сан түгел, сыйфат мөһим.

Конкурсантлар сан ягыннан аз булсын, тик көчле, сәләтле булсыннар иде, татар музыкасына, татар җыр сәнгатенә тартылсыннар, үз итсеннәр иде – шунысы мөһим.

Конкурсның жюри әгъзалары:

  • Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов
  • Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева
  • Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров
  • Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Наил Сәгъдиев
  • Жюри рәисе – Татарстанның халык артисты, Роосиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов.
  • Конкурсның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Миләүшә Айтуганова.
  • Конкурсның башкарма мөдире – Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова.

Быелгы кокнурсның төп идеясе – милли көйләр заманча яңгырашта.

2016 елгы конкурсның төп үзенчәлекләре, мөгаен, академ вокалга басым ясау һәм инструменталь башкаруга игътибар бирүдер. Нәкъ шушы юнәлешләр бүгенге көндә иң катлаулылардан санала һәм бу номинацияләрдә, гадәттә, конкурс кечкенә була.

Милли халык уен коралларында уйнауны яшьләр арасында популярлаштыру, катлаулы саналган академ вокалга игътибарны арттыру – безнең тагын бер бурычыбыз.

2 тур – 28, 29, 30 ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә, 3нче тур – 2нче декабрь көнне “Татарстан-Яңа гасыр” каналында булачак.

Нәтиҗәдә, 30 лауреат билгеләнәчәк. Аларга акчалата премия һәм “татар моңы” символикасы һәм милли бизәкләр төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Өстәвенә, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 3 махсус приз һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы сәләтле яшьләргә Ярдәм фондыннан махсус приз каралган.

Лауреатлар һәм 2нче турда катнашкан дипломантлар Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Гала-концерт 6 декабрьда, 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.

Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*