tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 1941)

Рубрика: Милли тормыш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында «Милли шура» төзү турында карар кабул ителде, аның рәисе итеп Татарстан Премьер­-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сайлап куелды. 

Дәвам »

Делегатлар Татарстанның икътисади һәм сәнәгый куәте белән танышты

“Татарлар зур эшмәкәрлек эшләренә сәләтле”, - дип, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе татарларны инвестицион проектларда актив катнашырга өндәде.

Дәвам »

Татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел, дип саный Илшат Нәсипов.

Мәктәптә элек-электән татар теле укытучысына мөнәсәбәт түбән. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Нәсипов, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” секция утырышында шулай дип белдерде.

Дәвам »

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза.

Безнең иң асыл сыйфатларыбыз да - үзебезнең телне гореф-гадәтләребезне, иманыбызны, кыйблабызны югалтмауда.

Дәвам »