tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы узды
Оренбург өлкәсендә “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы узды

Оренбург өлкәсендә “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы узды

Богырыслан шәһәренең мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы узды. Бәйгедә барлыгы 8 әби катнашты. Алар 10 бирем буенча көч сынаша. Болар: ” Әби мәктәп баласы”, ” Җырым сезгә багышлана”, “Киленемә хат”, ” Бишек җыры”, “Юмор-шоу”, “Утырыш такмак”, “Мөселманча яулык бәйләү”, “Телеңне йотарлык” һ.б.

Дәү әниләр ярышын карарга җанатарлары, туганнары, балалары, оныклары да жыелган иде. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, катнашучылар барысы да иганәчеләр ярдәме белән бүләкләргә лаек булды. Бәйрәмебез түгәрәк чәй өстәле янында тәмамланды.

Алсу Хөрмәтуллина,
Богырыслан, Оренбур өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*