tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 1943)

Рубрика: Милли тормыш

Мариусның якты эзе

Башкортостанда яшәгән һәм иҗат иткән журналист, милләтпәрвәр шагыйрь Мариус Максютовның "Якты эз" китабы турында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин белән журналист Римзил Вәли сөйләшә.

Дәвам »

Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла. Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли. Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә

Дәвам »

Мәскәүнең “Шүрәле” төркеме Казанда беренче тапкыр үзенең зур концертын куя!

Казанның Халыклар дуслыгы йортында 22 март көнне “Шүрәле” фюжн-төркеме һәм “Голос” проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова концерты узачак.

Дәвам »

Ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды

Төрле төбәк дин әһелләре үзара тәҗрибә уртаклашу, дини уку йортларын әсбаплар белән тәэмин итү, якшәмбе мәктәпләрен оештыру, “хәләл” индустриясен үстерү, дини белем алырга ярдәм итү һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр

Дәвам »

Тубылда “Күңелем моңнары” исемле яңа китап дөнья күрде

Авторның “Күңелем моңнары” җыентыгындагы шигырьләрендә дөньяның чынбарлыгы да, йөрәгенең әрнүләре дә, туган як табигатенә, якыннарына, дусларына булган хөрмәт, мәхәббәт хисләре дә чагылдырылган

Дәвам »

М.Гафури исемендәге Башкорт театры Казан тамашачысын Туфан Миңнуллин буенча премьерасы белән сөендерәчәк

3-8 апрель көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак.

Дәвам »

Сембердә әдәби кичә үткәрелде

Сембер шәһәренең “Бердәмлек” исемле 17 нче номерлы китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллованың иҗатына багышланган “Илһам” исемле әдәби кичә үткәрелде

Дәвам »