tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда татарлар очрашты
Истанбулда татарлар очрашты

Истанбулда татарлар очрашты

3 март көнне Истанбул татарлары очрашу-танышу максатыннан, алдагы чаралар турында хәбәрләшү ниятеннән иртәнге ашка җыелдылар. Очрашуга төрле җирләрдә туып-үскән, бүгенге көндә Истанбулда гомер итүче 40лап милләттәшебез килде. Алардан тыш казанлылар кунак буларак катнашты. Кунаклар арасында язучы, журналист, “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова, Тукай бүләгенә ия беренче дин әһеле, Киров өлкәсе мөселманнары диния назарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин бар иде.

Иртәнге аш вакытында һәркем үзе белән таныштырды, нинди эшләр белән мәшгуль булуы хакында кыскача әйтте, теләкләрен җиткерде. Милләттәшләрен күрүдән күпләрнең күңелләре нечкәрде… Хәзрәт мәрхәмнәр рухына дога кылды, нәсихәтләрен бирде. Шагыйрә Лилия Еникиеева Истанбулга багышлап язган шигырен укыды, китапларын бүләк итте. Очрашу күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару, фотоларга төшү белән тәмамланды. 

Алдагы чараларга килгәндә исә, алар белән Идел-Урал җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы таныштырды.

Якын вакытта көтелгән кайбер чаралар:

  • 11 март язучы, сәясәтче Йосыф Акчураның мәрхүм булган көне. Шул көн алдыннан, 10 мартта, каберен зыярат итү, догалар кылу, шунда ук язучы Гаяз Исхакый каберенә бару каралган.
  • 21 мартта Нәүрүз бәйрәме Топ-капеда төрки “Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе”ндә татар йорты янында үткәрелә (яңгыр булса урыны Зәйтүн борыны мәдәният үзәгенә көчерелә).
  • Апрель аенда Габдулла Тукайны искә алу чарасы. Быел ул Мармара университетында булыр дип көтелә.
  • 9 майда этно спорт фестифалендә катнашу.
  • Майда – Ураза аенда илчелек белән бергә ифтар ашы үткәрү.
  • Июньдә – Истанбул Сабантуе.

Быел Төркиядә сабантуйлар өч урында булыр дип көтелә: 16 июньдә Истанбулда,
23 июньдә Искешәһәр татарлары оештыра торганы Корыһөек авылында һәм
30 июньдә Анталия татарларыныкы.

Айзирәк Гәрәева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*