Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов 70 яшьлек юбилеен Казанда билгеләп үтте. 24 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган “Ел саен язлар килә...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә Алик Локмановның иҗатын сөючеләр җыелды, ул язган популяр җырларны Татарстан һәм Башкортстан артистлары башкарды.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Республикада Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган чаралар уза
26 апрель Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулган көн. Шул уңайдан бу көннәрдә республикада һәм шул исәптән Казанда да, төрле чаралар узачак.
Дәвам »
Самара өлкәсенең Камышлы халык театры сезонны Туфан Миңнуллин пьесасы белән ачты
Камышлы авылы халык театры "Алты кызга – бер кияү" моңсу комедиясен сәхнәләштерде.
Дәвам »
Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре мәгълүм булды
Бүләкне аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Дәвам »
Якуб Занкиев истәлегенә
6 нчы апрельдә танылган язучы Якуб Занкиевныж тууына 100 ел булыр иде.
Дәвам »
VIII “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды
18 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы чираттагы утырышын уздырды.
Дәвам »
“Ак калфак”та шигъри-моңлы кичә
12нче апрельдә Алексеевск эшчеләр бистәсенең “Оазис” бинасында ““Ак калфак”та шигъри- моңлы кичә” исеме астында әдәби – музыкаль чара булып үтте.
Дәвам »
Татарстан башкаласында Бөтенроссия туган тел форумы үтәчәк
Чарада Татарстан җитәкчелеге, танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессында Бюро утырышы узды
18 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы утырышының чираттагысы булып узды. Аның эшендә Бюро әгъзалары: Разил Вәлиев, Рөстәм Ганиев, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Эдуард Ганиев, Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты.
Дәвам »
Сарытау татар гимназиясендә – чирек гасырлык юбилей!
29 нчы апрель көнне Сарытаудагы Милли татар гимназиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Дәвам »