tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү вакыты расланды
Башкортстанда Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү вакыты расланды

Башкортстанда Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү вакыты расланды

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Сабантуй бәйрәмнәренең районнар буенча үткәрелү графигын раслаган Указга кул куйды.

Башкортстанның рәсми хокукый информация интернет-порталында китерелгән Указ тексты буенча, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрүне беренче булып Стәрлетамак шәһәре һәм Кырмыскалы районнары башлый. Аларда бәйрәм 26 майда узачак.2 июньдә бәйрәм эстафетасын Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Благовар, Бүздәк, Бөрҗән, Дәүләкән, Дүртөйле, Зианчура, Зилаер, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары халкы кабул итеп ала.

10 июньдә Сабантуйлар Әбҗәлил, Аскын, Баймак, Бакалы, Бәләбәй, Белокатай, Белорет, Бишбүләк, Бөре, Благовещен, Борай, Гафури, Ярмәкәй, Илеш, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Нуриман, Стәрлебаш, Тәтешле, Чакмагыш, Шаран, Яңавыл районнарында һәм Күмертау шәһәрендә узачак.

12 июньдә Башкортстан башкаласы Уфа Сабантуй кунакларын үзендә кабул итәчәк. 16 июньдә исә бәйрәм – Дуван, Караидел, Күгәрчен, Мәчетле, Мишкә, Салават, Чишмә районнарында, 30 июньдә – Салават шәһәрендә һәм Балтач районында, 7 июльдә Иглин районында уза.

Шулай итеп, Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстанда Сабантуйларын үткәрү Рамазан аеннан кичектерелеп тормаячак. Былтыр Рамазан ае вакытында Татарстанда Сабантуйларының вакыты июльгә күчерелү сәбәпле, ике республика халкы милли бәйрәмне төрле вакытта билгеләгән иде. Быел да шул ук хәл кабатлана.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*