tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2136)

Рубрика: Милли тормыш

Чиләбедә балалар Сабантуе үткәрелде

Майның соңгы көнендә Чиләбенең Пушкин исемендәге шәһәр бакчасында балалар Сабантуе узды. Бәйрәмне Чиләбе өлкәсе башкортлары конгрессы, “Башкорт халык үзәге” җәмгыяте һәм Башкортстанның вәкиллеге оештырды. Балалар Сабантуе Чиләбедә инде берничә ел уздырылып килә. Шәһәр бакчасына кала бала-чагасы гына түгел Чиләбе өлкәсенең башка төбәкләреннән дә нәни кунаклар килә. Быел да Сабантуй бик күңелле үтте, дип хәбәр итә Урал татарлары сайты.

Дәвам »

Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла

10 июньдә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы була. Күргәзмә әлеге музейның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла. Музей татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” ...

Дәвам »

“Себертатар теле грамматикасы” китабы тәкъдим ителде

Китап Төмән матбугат йорты нәшриятында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе матди ярдәмендә мең данә тираж белән дөнья күрде. Фәнни хезмәткә рецензияне Төмән нефть һәм газ университеты профессоры Хәбибә Шагбанова белән Русия фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге тарих, тел һәм әдәбият институтының тел белемен өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шамил Нәфыйков ...

Дәвам »

Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?

Миңгәр кичке Сабан туен үз күзләре белән бер тапкыр күргән кеше аны көтеп ала торганга әйләнә. Быел авыл Сабан туе 7 июньдә булачак. Сабан туе кичке сәгать 4тә башланып, төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Дәвам »

Татарстанның Спас районында татар телен өйрәтүче төбәкара лагерь эшләячәк

Татарстанның Спас районында мең балага исәпләнгән төбәкара палаткаларда торышлы лагерь эшләячәк. Биредә ял итүчеләр татар теле практикасы алачак. Балалар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырулы. Мондый туплануның максаты – татар халкы мәдәнияте, Татарстан белән якыннан танышу, татар телендә аралашу.

Дәвам »

Истанбулда традицион Сабан туе бәйрәм ителде

1 июньдә Истанбулда Сабан туе халык бәйрәме узды. Чара Истанбул Сарыер районы паркында узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә белдерделәр. Бәйрәм чараларында РФ нең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов, Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль секретаре Дюсен Касеинов, Истанбул провинциясе вице-губернаторы Казым Текин, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының урта Көнчыгыш һәм көнбатыш Азия төбәк ...

Дәвам »

ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

Соңгы елларда татар  телен өйрәнүгә  республикабызда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә аеруча киң игьтибар бирелә.  Яңа дәреслекләр, укыту – методик комплектлары дөнья күрә, аудио– видео язмалар барлыкка килде. Укытучының  нәтиҗәле дәрес бирү мөмкинлеге артты, укыту процессында куллану өчен  төрле технологияләр арасыннан уңышлы дип санаганын сайлап алу шартлары да тудырылды. Республикада татар теле  дәреслекләрен язучы  авторлар  шактый. Алар барысы да үз ...

Дәвам »

Миргазиян Юнысны туган авылы Исергәптә җирләргә ниятлиләр

2 июньдә Мәскәүдә вафат булган Миргазиян Юнысны Баулы районының Исергәп авылына алып кайтып җирләргә ниятлиләр. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сүзләренчә, бүген кызы кәгазь мәшәкатьләре артыннан йөри һәм мәчеттә җеназа укыту теләкләре дә бар. “Пәнҗешәмбе көнне Казаннан машина җибәртеп, мәрхүмне алып кайту турында мәсьәлә каралды”, дип белдерде Корбанов “Татар-информ”га. “Дөнья гизү” трилогиясе, “Тозлы җил”, “Тимер фил”, “Энҗе эзләүчеләр” һәм ...

Дәвам »