tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Әлмәткә гастрольләргә җыена
Тинчурин театры Әлмәткә гастрольләргә җыена

Тинчурин театры Әлмәткә гастрольләргә җыена

22-24 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре узачак. Гастрольләр афишасында – 3 спектакль. Аерым алганда, тинчуринлылар тамашачы хозурына “Кияүләр”, “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедияләрен, “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльләр Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелә.

22 мартта әлмәтлеләр Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен карый алачак. “Кияүләр” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән, театр репертуарындагы иң күңелле спектакльләрнең берсе. Музыкаль комедиянең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Җырлы-биюле әлеге спектакль көлкеле вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.

23 мартта узган сезон премьерасы – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе күрсәтелә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Комедия яшьлек дәрте белән сугарылган җырларга бай. Аларны артистлар төрле музыка уен коралларында уйнап, “тере” тавышка башкара.

24 мартта тамашачыларга шулай ук узган сезон премьерасы — күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.

К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*