tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» татар җырын башкаручылар III Бөтенроссия конкурсы гала-концерты

ВИДЕО: «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» татар җырын башкаручылар III Бөтенроссия конкурсы гала-концерты

Казанда “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әлеге конкурсны үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра. “Тальянда үзе уйнап, халык җырларын башкаручылар бүген бик аз. Бу хәлне үзгәртәсем һәм яшьләрне җәлеп итәсем килде. Безгә алмашка талантлы йолдызлар үсүен телим. Татар, тальян моңын яратучылар бөтен илебезгә таралсын иде”, – ди күренекле артист.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Рамазан” төрки милли-агарту җәмгыяте рәисе Марат Шәрипов, Туймазы районындагы танылган эшмәкәр һәм композитор Фәнир Галимов ярдәме белән оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*