23 майда Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә «Уйна, гармун!» дип исемләнгән еллык хисап концерты узды.
Чараның төп оештыручысы һәм проект авторы — Рушан Люкманов. Аның җитәкчелегендәге баян һәм халык уен кораллары студиясе 2015 елдан бирле эшли һәм милли музыка сәнгатен саклау, үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара.
Концерт программасында студиядә белем алучы яшь талантлар һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге артистлары катнашты.