29 майда, сәгать 18:00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Н.Ершов урамы, 57а йорты) Татарстанның

«Өзелмәс моң» дип аталган бу концертта гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтовның репертуарыннан халык җырлары, заманча композицияләр һәм импровизацияләр булачак.
Концертка керү бушлай. Чакыру билетлары буенча Бөтендөнья татар конгрессына яки
8 (843) 236-56-16, +7 963 120-80-21 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фән Вәлиәхмәтов иҗатын сөючеләрне концертта көтеп калабыз!
Белешмә: Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның иң моңлы җырчысы була. Аңа җырчы һәм гармунчы сәләтләре ике яктан килгән.
Фән Вәлиәхмәтов өздереп тальянда уйнап җырлый. Аның репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов һәм башка композиторларның җырлары бар. Ә инде “Герман көе”, “Зөләйха”, “Шахта”, “Күгәрчен гөрлидер”, “Рамай”, “Урман”, “Әрәмә”, “Мәк чәчәге” һәм башка бик күп татар халык җырларын Фән абый кебек үзәкләргә үтеп керердәй итеп башкаручы тагын бармы икән?!
Кызганычка каршы, 2024 елның октябрендә Фән Вәлиәхмәтов йөрәк чиреннән вафат булды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистына быел 18 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның калдырган иҗат мирасы, искиткеч моңы халык күңелендә мәңге яши.