23 майда Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган милли спорт төрләре һәм татар халык уеннары буенча зур турнир үтте.
Бу көнне спорт сөючеләр Казанның мас-рестлинг (таяк-тартыш) буенча чемпионатын, Казанның аркан тартышы буенча беренчелегендә һәм Габдулла Тукай истәлегенә милли көрәш турнирын тамаша кыла алды.
Шәһәрнең иң көчле спортчылары, шул исәптән гимназия укучылары һәм хәтта әти-әниләре дә Габдулла Тукай Кубогы өчен көрәштеләр. Алар үзләренең ихтыяр көчләрен һәм татар халкының гореф-гадәтләренә булган хөрмәтләрен күрсәттеләр.
Чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе.








