ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә «XIV Халыкара студентлар очрашуы»нда татарлар да катнашкан
Төркиядә «XIV Халыкара студентлар очрашуы»нда татарлар да катнашкан

Төркиядә «XIV Халыкара студентлар очрашуы»нда татарлар да катнашкан

Трабзонда «XIV Халыкара студентлар очрашуы» узган. Әлеге чара Карадениз техник университеты (KTÜ) һәм Карадениз халыкара студентлар берләшмәсе (Karadeniz Uluslararası Öğrenci Derneği, KULDER) хезмәттәшлегендә оештырылган. Чарада 61 илдән килгән студентлар катнашкан. Алар арасында Африка илләре вәкилләре белән беррәттән Якын Көнчыгыштан Гыйрак, Палестина һәм Мисыр; Кавказдан Грузия һәм Азәрбайҗан; Үзәк Азиядән Кыргызстан һәм Казахстан; Көньяк-Көнчыгыш Азиядән Индонезия һәм Таиланд вәкилләре булган. Программада шулай ук Татарстан да үзенең мәдәнияте белән катнашкан, шул исәптән бәлеш, өчпочмак һәм кош теле кебек милли ашларын тәкъдим иткән, дип хәбәр итә Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир.

Очрашу студентлар арасында мәдәни аралашуны көчәйтүне, шулай ук Трабзон халкы белән халыкара студентлар арасында социаль һәм мәдәни бәйләнешләр булдыруны максат итеп куйган.

Ататөрек мәйданында уздырылган программа кысаларында студентлар үз илләренең милли ризыкларын, киемнәрен һәм мәдәни кыйммәтләрен тәкъдим иткән стендлар оештырган. Катнашучылар төрле төбәкләрдән килгән мәдәниятләр белән якыннан танышу мөмкинлеге алган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*