ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Популяр язучы Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде
Популяр язучы Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Популяр язучы Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Татарстанның популяр язучысы Зифа Кадыйрова Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булды.

– Язучылар берлегенә керү өчен 170тән артык кандидат карала. Без барысын да профессиональ язучылар сафына кабул итә алмыйбыз, бездә күптәннән җитди таләпләр куелган, – дип билгеләп үтте БР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина. – Зифа Кадырованың иҗаты республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы билгеле. Һәм аннан документлар пакеты белән гариза килгәч, кабул итү комиссиясе әгъзалары бертавыштан хупладылар.

Белешмә: Зифа Габделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә, гомер буе төзелешләрдә штукатур-буяучы булып эшли.

Китапларны 2007 елда, 49 яшендә яза башлый. Аның «Сагынырсың — мин булмам» дигән беренче китабы киң танылу ала.

Бүгенге көндә Зифа Кадыйрова татар телендә сигез китап авторы, шуларның дүртесе русчага, икесе башкортчага тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре Башкортстан, Татарстан, шулай ук Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә актив басыла.

Аның әсәрләре мотивлары буенча Башкортстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары сәхнәләрендә спектакльләр куела.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*