ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Диңгез буендагы Сабантуй: Анталиядә татар милли бәйрәме узды
Диңгез буендагы Сабантуй: Анталиядә татар милли бәйрәме узды

Диңгез буендагы Сабантуй: Анталиядә татар милли бәйрәме узды

24 май көнне кояшлы Анталия шәһәрендә, Урта диңгез буендагы күркәм ярда урнашкан муниципалитетның популяр концерт мәйданында татар халкының иң көтеп алынган һәм иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй узды.

Бу бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән — Эскишәһәр, Измир, Конья, Истанбул, Алания һәм башка төбәкләрдән татар диаспоралары махсус җыелды.

Анда милли уеннар, ярышлар, тәмле сый-нигъмәтләр һәм, әлбәттә, онытылмас концерт программасы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус җибәрелгән артистлар, шулай ук үз теләкләре белән килгән сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Алар арасында Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Салават Табаев, Булат Нигъмәтуллин, Илнур Гомеров, виртуоз баянчы Илнур Ганиев, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән танылган җырчы Сәрия Нәбиуллина бар иде.

-Без, төркиядә рәсми рәвештә теркәлгән “Татарстан мәдәният җәмгыяте” җәмәгать оешмасы буларак, әлеге чараны ел саен үткәрәбез. Җәмгыятебез әгъзаларының киң күңеллелеге, фидакарьлеге һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Сабантуй Анталия татарлары өчен генә түгел, җирле халык өчен дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Һичшиксез, Сабантуй — төрле милләт вәкилләрен, яшьләрен һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәләрен аермыйча, бер мәдәни мәйданга берләштерә торган уникаль бәйрәм.

Без, хөрмәтле ватандашларыбызның-Татарстан дәүләт структураларының һәм Анталия муниципалитетының зур ярдәмен тоеп, Татарстанның искиткеч бай һәм үзенчәлекле мәдәниятен югары дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән чиксез горурланабыз! Ел саен меңгә якын тамашачыны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыра алуыбыз — безнең өчен гаҗәеп зур шатлык,— дип уртаклашты Анталиядәге “Татарстан мәдәният җәмгыяте” җитәкчесе, музыка белгече, композитор һәм шагыйрә Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*