“Бу бурычны хәл итү юнәлешендә безгә җитди эшләргә кирәк. Без һәрвакыт ММЧ үсеше белән бәйле мәсьәләләргә игътибар белән карыйбыз”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган йомгаклау коллегиясендә.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Ислам- безнең яшәү рәвеше
Куе нарат урманнары арасында утыручы бу матур шәһәрне “Урмандагы шәһәр яисә шәһәрдәге урман” дип йөртәләр. 1698 нче елда нигез салынган – элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендә бүген 16 меңнән артык татар гомер итә. Узган гасырда биредә татар педагогия училищесы эшләгән, татар телендә “Мәләкәс хәбәрләре” исемле газета да чыккан. Бүген шәһәрдә 10 елдан бирле татар автономиясе, мәктәп, мәдәният йортларында үзешчән татар ...
Дәвам »
Салават 54 яшен сандыкка утырып каршылады
Узган ял көнендә Казан филармониясенең шыгрым тулы залында Салават Фәтхетдинов үзенең 54 нче туган көнен иҗатташ дуслары белән бергә каршы алды.
Дәвам »
Госман Садә тәхәллүсе белән танылган татар шагыйре вафат
Госман Садә тәхәллүсе белән танылган шагыйрь һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Мохтасар улы Зәйнетдиновның йөрәге бүген тибүдән туктаган. Госман Садәнең якты исеме күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, дип белдерә ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. Госман Мохтасар улы Зәйнетдинов 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ...
Дәвам »
Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар
Артистларга яңа елда яңа уңышлар теләп «Бельгия татарлары» берлеге әгъзалары чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды.
Дәвам »
Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар
Узган ел ахырында Төркинең Элязыг шәһәрендә "Элязыг-Казан. Мәдәният һәм сәнгать очрашуы" исемле чара үткән.
Дәвам »
Татарстанда 2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы
Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быелгы беренче күчмә пленум утырышы үткәрелде.
Дәвам »
Станфордта төрки моңнар яңгырады
Aмерикан төрки-татар берләшмәсе (АТТБ) каршындагы "Ай, былбылым" төркеме әлеге чарада уйгыр, казакъ, чуаш, азәри, төрек, кырымтатар, гагауз һәм татар җырларын һәм биюләр башкарган.
Дәвам »
“Халкым минем” Прагада
Бүген Россия матбугаты көне
“Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Россия матбугаты көне уңаеннан журналистларга, полиграфчыларга, нәшрият хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итте. “Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм! Журналист хезмәте авыр, әмма кызыклы. Сез эфирда әйтелгән яки газета полосасында басылган һәр сүз өчен үзегезгә зур җаваплылык аласыз. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы ...
Дәвам »