tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык такыясы”на үрелгән чыгышлар
“Дуслык такыясы”на үрелгән чыгышлар

“Дуслык такыясы”на үрелгән чыгышлар

28-29 нчы ноябрьдә Тубыл шәһәренең унбишенче  этномәдәни компонентлы мәктәбендә “Дуслык такыясе ” иҗат фестивале үтте.

Мәктәпнең актлар залы тамашачылар һәм катнашучылар белән шыгрым тулы булды. Монда искиткеч матур милли киемнәргә киенгән төрле милләт вәкилләре  каршы алды килгән кунакларны.

12 нче ел бу фестивальне оештыручы мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәр мәгариф комитеты рәисенең урынбасары Наталья Загваздина катнашучыларны сәламләделәр.

Быел җырлы-биюле, такмаклар һәм шигырьләр кертелгән музыкаль композицияләрдә төрле милләт халкының иҗатын күрергә мөмкинлек булды.

Сәет Заир улы: ”Фестивальдә 300 гә якын балалар катнаштылар.Бәйге балаларга  иҗат юлларында  үзләрен табарга ярдәм итә. Күп тамашачылар алдында чыгыш ясарга, сәхнәдән курыкмаска өйрәтә. Мондый бәйге –фестивальләрдә  яңа талантлар табыла. Безнең төп максатыбыз төрле милләт балаларында узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Мәдәни мирасыбызны саклау, популярлаштыру, яшүсмерләрдә толерантлык хисләрен тәрбияләү,”-дип сөйләде.

.Катнашучылар  төрле милләт халкының бай мәдәниятен, фольклорын күрсәтергә тырыштылар. “Арарат”, “Любавушка”,”Сударушка”,”Жар-птица”, ”Истоки”, “Гармония”, ”Привада”, “Фантазия”, “Гармония”, ”Смайлики”-ансамбльләрнең исемнәре , киемнәре сокландыргыч иде. Музыкаль композицияләр арасында “Аулак өй”,”Коляда” “Казачата”, “Посиделки в деревне Ачиры”, ”Россия –Родина моя” һәм башка чыгышлар җирле фольклор, халык йолалары белән бәйле булды. Фестивальне ачкан унбишенче мәктәп укучыларының әйлән –бәйләнендә рус, татар, таҗик, молдован, украин, лезгин милләтләр халкының биюләрен, күз явын алырлык  искиткеч матур  костюмнарын сокланып карадылар. Бу чыгыш тамашачыларда тирән тәэсирләр уятты. Сәхнәгә бу биюне куйган Гөлфирә Шәмсетдинованы мактап җылы сүзләр яңгырады.  Чараны оештыручы, сценариен язучы Гөлнара Янгулова :”Беренче елларны катнашучылар төрле номинацияләрдә  үзләрен сынап карадылар. Быел җырлы-биюле , такмаклар һәм шигырьләр кертелгән чыгышларда төрле милләт вәкилләре үз телләрен, гореф-гадәт, йолаларын халык авыз иҗаты аркылы саклап калганнарын күрсәтте. Оста , талантлы чыгышлар күп булды. Дегятрево авыл клубыннан килүчеләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Беренче урынга чыккан Н.Д.Лицман исемендәге унынчы  гимназия, унбишенче  нче мәктәп һәм призлы урыннар яулаучылар   логотиплы Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр,”-дип сөйләде.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*