tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2187)

Рубрика: Милли тормыш

Биектауда “Ак калфак” яшь сайлаучыларны котлады

“Ак калфак” ижтимагый оешмасы рәисе Гөлсинә Шәфыйк кызы Шакирова беренче сайлаучыларны Татарстан Республикасының тулы хокуклы гражданиннары булулары белән котлады һәм шушы яшь сайлаучыларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасының Конституциясен тапшырды.

Дәвам »

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казакъстанның татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов җыелган затларга Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиевны тәкъдим итте.

Дәвам »

Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады

Истанбул үзәгендә урнашкан атаклы Долмабаһчә сараеның сәнгать галереясында Татарстан белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачылды

Дәвам »

“Ялкын” яңа статуска ия булды

Чуашстан татарларының тормышында яңалык, дөньяга яңа татар иҗади коллектив барлыкка килде. Чабаксар шәһәрендә Петр Хузангай исемендәге мәдәният сараенда «Ялкын» исемле  вокаль ансамбленә  Чуашстан мәдәният министрлыгы Указы нигезендә «Халык» статусы бирелде. Республикадагы татарлар дөньясында өченче коллектив шундый статуска ия булды. Беренчесе, классик драматург Фәтхи Бурнаш туган Кыр Бихшеге авылындагы Халык театры, икенчесе, бүгенгесе көндә татар дөньясында дан-шөһрәт тотып торучы Урмай авылының  ...

Дәвам »

Кикин марафоны

Каменка районының Кикин авылында җиңел атлетика буенча традицион  Халыкара “Кикин марафоны” узды. Әлеге чараның  оештыручысы – “Марафон” җәмгыяте рәисе, СССРныц спорт мастеры, Русия чемпионы Фәрит Акжигитов. Катнашучылар марафон (42,195км.), полумарафон (21.0975 км) һәм 10 км. дистанцияләре буенча ярыштылар.  Мәктәп балалары өчен: 5 км, 3 км, 1км. Кикинда бу спорт бәйрәме бик популяр.Аны карарга күп кенә авыл кешеләре чыга һәм чабышучыларга ...

Дәвам »