Чувашиянең Урмай авылында иҗтимагый киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин да катнашты. Көн тәртибендә ике сорау каралды. Беренчесе – Иҗтимагый Советны сайлау; икенчесе – авыр һәлакәтләрдә бер-береңә булышу өчен “Булышу касса” сын булдыру. Беренчесе буенча, унҗиде кеше иҗтимагый Советка сайландылар: Пахалов Рамил Җәләй улы- рәис; Гибатдинов Фәрит Абдулла улы; Сахров Нәҗеметдин Садртдин улы; Садртдинов Линар ...
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Хәния Фәрхи конгресска кунакка килде.
Ел дәвамында Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамбле Россиянең бик күп шәһәр һәм авыллары сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады.
Дәвам »
Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!
Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр. ...
Дәвам »
Уңышлы һәм имин ел булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ
Дәвам »
Ринат ЗАКИРОВның Яңа ел котлавы
Ринат ЗАКИРОВ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты
Дәвам »
Татар дөньясы – бербөтен
Миңа татарлар яшәгән төбәкләргә еш йөрергә, милләттәшләребез белән якыннан аралашырга туры килә. Шуны төгәл әйтә алам: татар дөньясы тулаем Татарстан Президенты атамасын саклап калу ягында.
Дәвам »
Түбән Камада татарча чыршы бәйрәме күңелле үтте
Яңа ел бәйрәмнәрен хуш исле чыршы агачы янында, мәктәп залларында үткәрү гадәткә кергән.
Дәвам »
Казанның “Ярдәм” мәчетендә һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар
29 декабрьдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә бер төркем татар зыялылары кичендә котычкыч һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар.
Дәвам »
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Самарага барачак.
Алар — «Бүре һәм кәҗә» спектаклен күрсәтәчәкләр.
Дәвам »
Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу
Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты. Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән. Вәкил ...
Дәвам »