tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек (умартачылык, балыкчылык)” дискуссион мәйданчыгы

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек (умартачылык, балыкчылык)” дискуссион мәйданчыгы

9 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында “Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау һәм һөнәрчелек (умартачылык, балыкчылык)” дискуссион мәйданчыгы эшләде. Бу чара VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында үтте.

Әлеге мәйданчыкның эше җанлы барды, һәр чыгыштан соң күп санлы сораулар бирелеп, кызыксынулы сөйләшү булып алды. Мондый эш рәвешен модератор “Милли сәүдә маркасы” оешмасы җитәкчесе Илсур Сафиуллин билгеләде. Ул кереш сүзендә дә дискуссион темаларга басым ясап игътибарны юнәлтте. Үзе җитәкләгән оешма эшчәнлеге, сәүдә маркаларын булдыру, теркәү, таныту турында чыгышы да зур кызыксыну уятты, хәтта мәйданчык эшен тәмамлагач та, аның янына килеп сораулар яудырган кешеләр булды.

Иң кызу дискуссияләрнең берсе Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды президенты, Хәләл индустриясенең милли ассоциациясе рәисе Линар Якупов чыгышыннан соң башланды. Димәк, оештыручылар тарафыннан билгеләнгән «Хәләл индустриясенең экспорт потенциалы»  темасы чыннан татар авыллары эшмәкәрләрен чын-чынлап борчый.

Традиция буенча, ел саен мондый чарада “Татрыбхоз” һәм Татарстан Республикасының умартачылык  буенча дәүләт идарәсе җитәкчеләре катнаша. Бу эшмәкәрләрне кызыксындырган темаларны яктыртуны әзерлекле итә. Шундук кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*