Татарстандагы Апас районы туган якны өйрәнү музеенда “Музейлар язы” акциясе кысаларында “Тукта вакыт, тукта” дип исемләнгән күргәзмә оешкан. Күргәзмәдә төрле чорда эшләгән төрле-төрле 52 данә сәгать урын алган. Өстәл, стена, кул сәгатьләре берсен-берсе кабатламый. “Сәгатьләрнең күбесенең куллану вакытлары чыккан. Ләкин без аларны кайчан туктап калган, шул көенчә куйдык”, – ди музей директоры Рәмис Ногманов. Тагын бер кызыклы күргәзмә эшли. Анда ...
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Олимпиада ярдәмендә татар телен таныталар
27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак.
Дәвам »
Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте
Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы бүлекчәләренең байтак кына өлкәләрдә эшләп килүе мәгълүм. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килә. Ә менә Балтачта бу оешма бүлекчәсе юк иде әле.
Дәвам »
Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды
Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты "Театр кунакханәсе"ндә 21 апрельдә кунакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова булды.
Дәвам »
Иң асыл ханымнар “Асылташ”та җыела
Чәй табыны янына тупланып, татар ханымнарын борчыган, шатландырган, сөендергән, көендергзн проблемалар хакында әңгәмәләр коралар
Дәвам »
Әлмәтнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды
Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бњлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевкий вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендәге делегация Ютазы районы Урыссу татар гимназиясендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова иницативасы белән уздырылды. Чарада Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәттән Бөтендөнья ...
Дәвам »
Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана: Хатын-кыз теле уртак
6 апрельдә Урта Тойма авыл җирлеге китапханәсе татар халкы мәдәнияте көннәре кысасында “Берегиня” клубы утырышына Вятка Аланы ягының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын да чакырды. Оешма җитәкчесе Шәмсия Хәлимова татарларның борынгы каласы булган Болгарга Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт тарафыннан Татарстан фәннәр Академиясе белән берлектә оештырылган археологик казу эшләрендә катнашуы турыда сөйләп, халкыбыз тарихының киң катлам кешеләргә ачылып бетмәгән якларын ...
Дәвам »
Сарытауда “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды
19 нчы апрельдә, язның матур кояшлы көннәрендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда, гадәттәгечә, Сарытауда гөр килеп “Идел йолдызлары” дигән өлкәкүләм балалар фестивале узды.
Дәвам »
Мишәр ягының топонимик сүзлеге чыкты
Мөхәммәт Миначев әзерләгән Мишәр ягының топонимик сүзлеге («Топонимический словарь Мещеры») дөнья күрде. Бу китап туган якны өйрәнүче галимнәр, тарих факультетларында белем алучы студентларга кызыклы булачак. Анда бик үк билгеле булмаган фактлар турында әйтелә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары 1-3 йөзләрдә барлыкка килгән дип исбатлана. Шулай ук китапны Түбән Новгород, Владимир, Пенза өлкәләрендә, Мордовия һәм Чуашстанда яшәүчеләр дә кызыксынып укыр ...
Дәвам »
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә
Дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның туган көнен, 26 апрель көнне билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр, “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.
Дәвам »