tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы: фәлсәфи күзлектән
Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы: фәлсәфи күзлектән

Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы: фәлсәфи күзлектән

Каюм Насыйри музеенда аның иҗаты һәм тормышына багышланган китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү булды.

Каюм Насыйриның Казандагы музеенда фәлсәфәче һәм мәдәният белгече Елена Яковлеваның “Тамырларга кайту: Каюм Насыйри заман күзлегеннән. Татарның Леонардо да Винчисы хакында фәлсәфи фикерләр” китабы тәкъдим ителде. Басма Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан чыгарылган.

Елена Яковлева фәнни тикшеренүләрендә галимнең иҗатын һәм тормышын фәлсәфи күзлектән өйрәнгән, бөек татар мәгърифәтчесе иҗатының актуальлеген күрсәтергә тырышкан. К. Насыйри иҗатында кешегә һәм кешелеккә шәхескә ихтирам, милли бердәмлеккә нигезләнгән белем һәм тәрбия бирелергә тиеш дигән ышаныч ята. Әлеге идеяләр бүгенге җәмгыять өчен дә актуаль. Елена Яковлева бу китабында  галимнең иҗатын һәм тормышын фәлсәфи күзлектән чыгып бәяли.

Китап педагогика өлкәсендә эшләүче белгечләргә, психологларга, туган якны өйрәнүчеләргә һәм тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларның киң даирәсе өчен кулланма хезмәтен үти ала.

http://mincult.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*