tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2314)

Рубрика: Милли тормыш

Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән

“Җәйнең бер көнендә” спектаклен Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге Халыкара театрлар фестивалендә уңышлы тәкъдим ителде.

Дәвам »

“Без – Туфанлы буын!”

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла.

Дәвам »

Уралда җыр–моң бәйрәме

Татар халкы җырга – моңга бай халык. Ул безгә әби –бабаларыбыздан күчкән. Киләчәк буыннарыбызның да милли моңнарыбызга битараф булмавы сөендерә. 2014 нче елның март ахырында, Екатеринбург шәһәрендә булып узган “Урал сандугачы” фестивале моның ачык мисалы. Фестивальдә Россия төбәкләреннән кырыктан артык  бик күп яшь талантлар катнашты. Екатеринбург шәһәреннән “Күгәрчен” татар–башкорт балалар ансамбле махсус приз белән бүләкләнде! Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты ...

Дәвам »

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Ульяновск шәһәрендә Корән укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды. Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан ...

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »