tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Архангельскида Татар мәдәнияте көннәре зурлап үткәреләчәк
Архангельскида Татар мәдәнияте көннәре зурлап үткәреләчәк

Архангельскида Татар мәдәнияте көннәре зурлап үткәреләчәк

Быел Архангельскида, Россия көнен билгеләп үтү кысаларында, VII Төньяк милләтара форумы һәм Татар мәдәнияте көннәре уздырыла, дип хәбәр итә төбәк хакимияте матбугат хезмәте.

Узган ел Төньяк милләтара форумы брендын төрле милләтләр мәдәниятләре көннәрен уздыруда файдаланырга дигән карар кабул ителгән иде. Ул чагында җирле халык Әрмәнстан Республикасы традицияләре белән таныша алды. Быел исә Татар мәдәнияте көннәрен уздыру планлаштырыла. Җирле үзидарә һәм эчке сәясәт министры Наталья Кадашова сүзләренчә, төп чара — Сабан туе 12 июнь көнне Ломоносов исемендәге Архангельск өлкә драма театры каршындагы мәйданда уздырылачак.

Әлеге урынны сайлау юкка гына түгел, чөнки Архангельск өлкәсендә 8 меңләп татар яши, татар милли-мәдәни автономиясе исә төбәктә иң күп санлы һәм актив эшчәнлек алып баручылардан санала. Автономия 1999 елда оештырылган, 2005 елдан алып аны Архангельск шәһәре Милләтләр белән идарә итү советы әгъзасы Рим Кәлимуллин җитәкли.

Йөзләгән кешене җыючы Сабан туеннан тыш, Россия көнендә диңгез буе башкаласында Архангельск өлкәсендә яшәүче халыклар мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр дә эшләячәк, Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе иҗат коллективларының концертын күрергә дә мөмкин булачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*