tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2338)

Рубрика: Милли тормыш

Мирас сакчысы хөрмәтенә

26 мартта Татарстан Республикасы Милли музеенның конференц-залында “Замандаш” клубының чираттагы утырышы үткәрелә. Утырыш Милли музееның Гыйльми совет әгъзасы, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның 75 еллыгына багышлана.

Дәвам »

Татарстанның симфоник оркестры Парижда чыгыш ясаячак

2 апрельдә ЮНЕСКО оешмасы сәхнәсендә Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт симфоник оркестры концерт бирәчәк. Оркестр белән бергә танылган пианист Денис Мацуев һәм “Новые имена” фондыннан балалар да чыгыш ясаячак. Францияда яшәүче татарстанлылар бер-берсен концертка кызыл розалар белән килергә чакыра.

Дәвам »

“Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган

Утырышка килгән Финляндиядә яшәүче милләттәшләре Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән дә кызыксындырган сораулар бирделәр

Дәвам »

Татар яшьләре белән ныклап эшләргә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышын дәвам итеп, Ринат Зиннур улы Закиров үз чыгышында милли тәрбиягә дә басым ясады. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәү рәвешен ул үрнәк итеп күрсәтте. Тарихыбызны барларга, өйрәнергә, сакларга кирәк дип тә әйтеп узды. Рәиснең сүзен тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дәвам итте. Ул «мәхәлләне һәм аның тирәсендә милекне саклау, иң мөһиме туган телне саклау», диде галим. ...

Дәвам »