tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарытауда татар теле буенча олимпиада һәм фәнни конференция үткәрелә
Сарытауда татар теле буенча олимпиада һәм фәнни конференция үткәрелә

Сарытауда татар теле буенча олимпиада һәм фәнни конференция үткәрелә

14 февральдә Сарытауның татар гимназиясендә ана телебез буенча олимпиада һәм “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” исемле төбәкара фәнни-агарту конференция оештырыла. Бу чараларны Сарытау өлкәсе мәгариф министрлыгы, Столыпин исемендәге Идел буе институты, җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм татар гимназиясе оештыра.

Бу чаралар Сарытауда ел саен оештырыла, һәм әлеге җыенда, гадәттә татар теле укытучылары хезмәте бәяләнә, иң яхшыларына бүләкләр дә тапшырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*