Дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның туган көнен, 26 апрель көнне билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көнендә театр, “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.
Дәвам »Рубрика: Шәхесләр
Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе
Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал театрында эшли башлавына 40 ел тулуын билгеләп үтә.
Дәвам »
Уфада туган якны өйрәнүчеләр җыелды
Уфада краеведлар очрашты
Дәвам »
Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз
Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында күренекле җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...
Дәвам »
Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу
21 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Камал театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән иҗади очрашу көтелә.
Дәвам »
Тукай музее яңа экспозиция әзерли
Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен төзүгә багышланган сөйләшү узды. Тукай музее бинасына ныклап заманча ремонт таләп ителүе турында инде күптәннән әйтелеп килә. Быел, ниһаять, түрәләр ремонт булачак дигән вәгъдә бирде. Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова белдергәнчә, музейның фәнни хезмәткәрләре ремонттан соң урнаштырылачак яңа экспозициянең концепциясен төзегән. Аны раслаганчы, Тукай иҗаты белән яхшы таныш тел һәм әдәбият галимнәренең дә ...
Дәвам »
Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин кая гына барса да, шундагыларның үз кешесенә әйләнеп, алар телендә сөйләшә белә иде”
Татарстанның Дәүләт Советында күренекле татар драматургы, ТР Дәүләт Советы һәм СССР Югары Советы депутаты Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде.
Дәвам »
Татар җиһангирлары галәмгә омтыла
12 апрельдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 108 минут дәвамында космос дәресләре үтте. Иртәнге 10 сәгать 10 минутта, нәкъ Юрий Гагарин 1961 елда космоска күтәрелеп, җир шарын әйләнгәннән соң Сарытау өлкәсендәге басуга килеп төшкәнче үткән 108 минут дәвамында укучылар космосны өйрәнү, галимнәрнең, косманавтларның фидакәрлеге, батырлыгы турында сөйләделәр.
Дәвам »
Кырымда – татар теле…
Үзебезнең мәшhүр кырымтатар кардәшләребез турында мәкаләләремне дәвам итәм.
Дәвам »
Тукай рухына дога кылып…
15 апрельдә Казанның Яңа бистә зиратында шагыйрьнең вафат булган көнендә , татар язучылары, артистлар, галимнәр, зыялылар, гади халык Габдулла Тукай кабере янына җыелды.
Дәвам »