tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Казанга ни өчен күчә?

Татарлар Казанга ни өчен күчә?

Соңгы елларда РФ төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән Татарстанга күчеп килүче татарлар артты. Алар туган тел, милли мохит, татарча яшәү рәвеше өчен юлга кузгала. Яшьләр Казанда белем алырга, гаилә корыр өчен яр табарга яки карьера ясау  мөмкинлекләр эзләп килә. Икътисади миграция, зур шәһәрдә заманча тормыш шартлары эзләү дә табыгый сәбәп. Милләт өчен иң мөһим күчеп килүчеләр – үзләренең иҗади һәм рухи потенциалын гамәлгә кую, сәләтләрен ачу нияте белән ата-баба туфрагына кайтучылар. Андыйлар Мәрҗәниләр, Тукайлар, Җәлилләр, Сәйдәшләр  йөрегән урамнарда йөреп, төрле иҗади үзәкләргә, оешмаларга урнашалар, зур ачышлар ясыйлар, үзләренең күпъяклы сәләтләрен эшкә җигәләр.

Шундыйларның берсе – режиссер, оператор, кино һәм телевидение белгече, рәссам Фәйзрахман Камалов. Ул Башкортостанның Чакмагыш районында туып үскән, Ленинградта сәнәгать дизайны буенча югары белем алган, “Ленфильм” студиясендә атаклы осталардан сабак алган. Фәйзрахман сынлы сәнгатьтә, рәсемнәр төшерүдә дә үз ысулын, иҗади юлын тапкан. Берничә ел элек ул гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, үз көче белән йорт салып керде. Башта ул “Сәләт” фондында видеофильмнар төшү сабаклары бирде. Аннары “Яңа гасыр” каналы өчен “Яралы язмышлар” телефильмнар шәлкемен эшләүдә оператор һәм режиссер вазыйфасын үтәде. Бөтен дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Дөнья” студиясен оештырып җибәрүгә дә аның хезмәте, профессиональ тәҗрибәсе салынды. Казанга кайткан Камаловларның төп “күчтәнәче” -аларның милли аңлы, туган телне, татар мәдәниятен, фәнен яратучы уллары Ильяс һәм Салават. Ильяс Казанда музыка колледжын тәмамлап,  консерваториядә беръюлы ике белгечлек буенча – композиторлык һәм виолончель бүлекдәрендә укый, концертларда чыгыш ясый. Аның энесе Салават техник университетта белем ала, төрле халык телләрен, мәдәниятларын өйрәнә.

Фәйзрахман Камаловның рәссам буларак тудырган иҗат җимешләрен аның Дзерңинский урамындагы Әмир Мәҗитов музей залында үткән “Гасырлар һәм мизгелләр” күргәзмәседә күреп була. Бу күргәзмәнең ачылышында абруйлы сәнгать белгечләренең Ф.Камало иҗаты турында әйткә фикерләре игътибарга лаеклы. Димәк Казанга төрле төбәкләрдән күчеп килеп, монда үз язмышларын тапкан, милли мәдәнияткә хезмәт иткән Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ. Такташ, Н.Җиһанов, Х.Бигичев традицияләре әле дә дәвам итә.

Ф.Камалов төрле юнәлешләрдә, жанрларда иҗат итеп, заманча сәнгать һәм рухият уңышына ирешкән шәхес. Ул Казанга рухи байлык, яңалык төяп килгән. Милләтебезнең туплануы, яңарышы менә шундый шәхесләрнең Татарстаннан читтә туып-үсеп тә, милләткә хезмәт итүе Ф.Камаловның бу күргәзмәсендә ачык күренә. Вакыт табып “Дөнья” студиясе сәхифәсендә шушы видеофильмны карасагыз, һич үкенмәссез. Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*