tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять (страница 844)

Рубрика: Җәмгыять

Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә, дип яза “Татар-информ” МА. Ни кызганыч, сайт татар телендә эшләнмәгән.

Дәвам »

Красноярскида татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс узачак

Бүген 29 августта Красноярскиның яшь гаилә академиясе бинасында “Татар ашлары” мастер классы үткәреләчәк. Мондый төр чаралар ай саен үтә икән. Алар төрле халыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шәһәрнең иң оста татар хуҗабикәләре кыстыбый (бу ризык якмыш, күзикмәк дип тә йөртелә әле) һәм чәкчәк әзерләү бар нечкәлекләрен күрсәтеп-сөйләп, пешерп бирәчәкләр.

Дәвам »

Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”

Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый.

Дәвам »

Милли спорт уеннары буенча фестиваль  

Беренче тапкыр уздырылучы бүгенге спорт бәйрәме Россия кысаларында гына оештырылган булса да, татар көрәше турнирында Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан да вәкилләр бар иде

Дәвам »

Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә  

Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселне - дүрт йөздән артык кешене үзендә туплаган бу шәҗәрә тарихта билгеле, аны галимнәр өйрәнгәннәр, матбугатта бастырып чыгарганнар

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Казансу яры буйлап киткән урамга исем сайларга тәкъдим итте

Узган атнада твиттерда бирелгән сорауга җавап рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Казансу яры буйлап төзелеп килүче урамга исем сайларга тәкъдим итте. Интернет халкы тиз арада йөзләгән вариант яудырды. Татарча исемнәр арасында: Нурлы Казан, Казан утлары, Мәхәббәт, Нурлы яр, Яшьләр кебекләр күренгәләде. Яр буе урамының Кремльгә барып җитә торган башы Универсиада үткән көннәрдә әзер иде. Былтыр җәй буе да ...

Дәвам »