tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять (страница 840)

Рубрика: Җәмгыять

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Билайн” тәкъдим итә: “Татар дозор 2014”

21 апрель көнендә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Татар-дозор-2014” дип аталган квест-уен уздыра.

Дәвам »

Дөбьяз мәктәбендә очрашу…

Мәктәпләр мәктәпләр… Кеше кая гына бармасын, кайда гына йөрмәсен үзенең башлангыч тәрбиясен гаиләдән кала,  мәктәптә ала. Һәркемгә үз мәктәбе, үз укытучылары якын, ул аның икенче туган йорты кебек… Бүген, 14 нче апрель көнне,   безнең  иҗат төркемебез  Биектау районы Дөбьяз гомуми урта белем мәктәбенә юнәлде.  Монда безне мөлаем укытучылар, ягымлы, саф татарча исәнләшүче укучылар, мәктәп директоры Ренат Хәсәнов каршы алды. ...

Дәвам »

Быел Казанда Сабан туе 21 нче июньдә үткәреләчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме – Сабан туен уздыру турындагы указны имзалады. Документ ТР Президенты сайтында бастырылды. Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме – Сабан туен ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12 нче июньдә, Казанда 21 нче июньдә ...

Дәвам »

Гасырларга күчкән батырлык

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрылыгы мәдәният үзәгендә,  Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Гасырларга күчкән батырлык” акциясе кысаларында уздырылган үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең йомгаклау туры  үтте

Дәвам »

Ташкент татарлары 9 майга ветераннар өчен күчтәнәчләр әзерли

Ташкенттагы  татар иҗтимагый үзәге  һәм аның  каршындагы яшьләр оешмасы һәр елдагыча ветераннар өчен күчтәнәчләр әзерләү эшен башлап җибәрде. Быел бу “Һәр ветеран янына барып бит” дип аталган акция җиденче мәртәбә үткәрелә. 9 май һәм аңа якын көннәрдә татар җәмгыяте активистлары, күбесенчә яшьләр, ветераннарөенә барып, аларга азык-төлек һәм төрде кирәк-яраклардан тупланган күчтәнәч алып киләләр, концерт чыгышлары белән күңелләрен ачып китәләр.  

Дәвам »