Июнь ае матур вакыйгаларга бай булды, шуларның берсе Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында мәчет ачылды. Озак еллар авылның балалар бакчасы, аңа кадәр авыл җирле үзидарә биналары булып торган бинаны авыл халкы манара куеп мәчет итеп үзгәрткәннәр. Күпләргә бу авыл җырлар аша билгеле, ә инде монда яшәүче халыкның арба-чана ясау буенча тирә–якта зур осталар икәнлеген күпләр беләдер. Гомумән Арча ягы ...
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Уфада илаһият һәм исламият кичәсе үтте
24 июнь Уфаның “Ихлас” мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте. Кичә “Ихлас” мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары. Чараны “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе ...
Дәвам »
Денис авылында Сабан туе гөрләде
Самара өлкәсендәге татар авылы да бәйрәмне каршы алды
Дәвам »
Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы
Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың узган атнада Азнакайга “Чатыр Тау җыены”на килүеннән файдаланып, район башлангыч оешмасы активистлары аның белән очрашу үткәрде. Бу җылы күрешү “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү рәвешендә барып, ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлеге эчкерсез аралашуда яңгыраган кайбер фикерләрне, газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Кадрия Идрисова: –Бүгенге көндә ...
Дәвам »
Барнаулда Сабантуй үтте
29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды. Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады. “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр. Концерт программасында җирле “Дуслар” фольклор ансамбленнән тыш, башка ...
Дәвам »
Татар телен өйрәнү курслары тәмамланды
Казан милли тикшеренү технология университетында кичә,28 нче июнь көнне , татар телен өйрәнү курслары тәмамланды. Телне өйрәнү максатыннан бу курсларга Әстерхан һәм Сарытау өлкәләреннән вәкилләр килгән иде. Барлыгы 20 кеше. Алар тел нечкәлекләренә, әдәби сөйләм дәресләре биргән мөгаллимәләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр. “Киләчәктә дә мондый курслар күбрәк булсын һәм инде өлкәләрдән килүчеләр саны артсын иде, шулай ук дәреслек авторлары да чыгышлар ...
Дәвам »
Сабантуйлар дәвам итә…
Призлы урыннар яулаган кешеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә
Дәвам »
Котлыйбыз
Рөстәмне уңышы белән котларга бик күп дуслары җыелган иде.
Дәвам »
Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” конкурсы үтте
Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” дип аталган конкурска нәтиҗә ясалды. Җирлектәге җитәкчеләр соравы буенча бу чара “Саумысыз авылдашлар” дип аталган чара белә бергә кушып оештырдык. Бик матур килеп чыкты. Оештыручылар искиткич гаиләләр тапканнар. Фатыйховлар үзләренең 2 баласы янына 3 ятим бала карарга алганнар, Хөснимәрдәновлар үз 5 балалары янына ятимә кызны сыйдырганнар, 50ел бергә гөмер иткән Әхтәриевлар 5 ...
Дәвам »
Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте
Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады. Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән ...
Дәвам »