Миңсылу әби Сахалинда яшәүче татарларның иң өлкән, иң мөхтәрәм әгъзасы булып торган.
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Мәрҗәнине олыладылар
Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды. Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты – ...
Дәвам »
Чиләбедә “Татар кызы 2014” бәйгесе башлана
Сайлап алу турлары Чиләбе, Магнитогорск, Златоуст, Троицк шәһәрләрендә, Кунашак һәм Варна авылларында март-апрель айларында узачак.
Дәвам »
Ульян өлкәсе губернаторы җирле милли мәдәни автономияне котлады
2 мартта Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов җирле милли мәдәни автономияне 15 еллык юбилее белән котлады.
Дәвам »
Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.
1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев ...
Дәвам »
Свердлау өлкәсендә татар ризыклары бәйрәме үтә
Фестиваль өлкәнең өч шәһәре: Екатеринбург, Красноуфимск, Түбән Тагилда кышның соңгы көнендә ачылды
Дәвам »
Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.
"Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте" исемендәге яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулары
Дәвам »
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә ...
Дәвам »
Владимирдагы татар автономиясенә 15 яшь тула
2014 елның мартында Владимир өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ
Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала
Дәвам »