2 мартта Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов җирле милли мәдәни автономияне 15 еллык юбилее белән котлады.
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.
1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев ...
Дәвам »
Свердлау өлкәсендә татар ризыклары бәйрәме үтә
Фестиваль өлкәнең өч шәһәре: Екатеринбург, Красноуфимск, Түбән Тагилда кышның соңгы көнендә ачылды
Дәвам »
Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.
"Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте" исемендәге яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулары
Дәвам »
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә ...
Дәвам »
Владимирдагы татар автономиясенә 15 яшь тула
2014 елның мартында Владимир өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ
Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала
Дәвам »
Казанга татар журналистлары җыелды
26 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына тренинг-семинарда һәм “Татар рухы һәм каләм” IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына катнашу өчен матбугат хезмәткәрләре килде. Баш мөхәррирләр, аларның урынбасарлары, хәбәрчеләр – барлыгы 19 кеше Россиянең 9 төбәгеннән килгән булсалар, бер каләмдәшебез, тынгысыз Виктория Купцова Казахстандагы Семейдан килеп җитте. Бүген журналистлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган көз төзелгән ...
Дәвам »
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Иртәгә Казанда татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узачак. Билгеле булганча, оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган иде. Статистика буенча: БДБ илләреннән, төгәллрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән – 45. Журналистларның иҗади җимешләренә “Татмедиа” Республика ...
Дәвам »
“Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулу уңаеннан, Казанда фәнни чаралар уза
Татарстандагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды.
Дәвам »