Австралиядә яшәүче милләттәшләребез татар мәктәбендә 2018 нче елның уку елын тәмамлау уңаеннан балалар өчен Сабан туе оештырды. Бәйрәмдә балалар да, әти-әниләр дә актив катнашты. Шулай ук бәйрәм мәйданында ук чәй табыны да оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, киләсе елга яңа көчләр туплап, шатланып өйләренә таралышты, дип хәбәр итә Австралиядә яшәүче милләттәшебез.
Дәвам »Рубрика: Милләттәшләр авазы
Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды
Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов лидер булды.
Дәвам »
Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Тукай, Шолохов, Платонов бүләкләре лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәр иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылды
Дәвам »
ВИДЕО: Анталья һәм Бишкекта яшәүче татарлар онлайн очрашты
Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарлар «Туган тел» дип аталган проект башлап җибәрде. Проектның максаты дөньяга сибелгән татарларны татарча онлайн аралаштырып, очраштырып тору. Әлеге очрашулар һәр шимбәдә 11 сәгатьтә үтә. Узган шимбәдә проектта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбле катнашты. Ансамбль чыгышын Төркиянең Анталья һәм Кыргызстанның Бишкәк каласында яшәүче татарлар күрә алды.
Дәвам »
Төмән районының 95 еллык юбилей тантанасы үтте
Зур, матур бизәлешле сәхнәгә сәнгать коллективлары агылды
Дәвам »
Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар милли тормышына күзәтү
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге илдәге татар оешмаларының эшчәнлегенә хисап ясый:
Дәвам »
Чит илләрдә яшәүче биш йөзгә якын ватандашыбыз Татарстанга күченеп кайтырга тели
Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округындагы миграция мәсьәләләре буенча территориаль орган бүлекчәсенә гариза биргән.
Дәвам »
Автономияләргә хөкүмәт ярдәме булачак
Мәскәүдә Федераль татар милли-мәдәни автономиясенең (ФТНКА) 20 еллык юбилеена багышланган конеренеция узды.
Дәвам »
Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты 50 еллык юбилеен бәйрәм итте
Иске Ярмәк авылында иҗади җанлы халык яши.
Дәвам »
Яңа форматлы семинарда төмәнлеләр дә катнаштылар
Семинар-укуда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Дәвам »