tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елның беренче аенда Чуашстан мөселманнары Болгарда
Яңа елның беренче аенда Чуашстан мөселманнары Болгарда

Яңа елның беренче аенда Чуашстан мөселманнары Болгарда

Чуашстан Республикасында зур-зур татар авыллары гына түгел, кечкенә татар авылларыда бар. Шыгырдан, Урмай, Татар Сыгыты, Кармыш, Сориле, Кыр Бигшеге, Тукай, Чичкан, Озын куак авыллары турында гел сөйләп торабыз. Кечкенә авылларыбызда да татар мохиты, ислам дине Аллага шөкер нык адымнар белән бара. Бүген Комсомол районының ерак авыллардан саналган Татар Шырты авылының саллы гына делегациясе, шәкертләре милли-мәдәни мөхтәриятенең комфортлы автобусына утырып Болгарга юл тоттылар. Максат бер, авыл мәхалләсе мәчете тирәсендә дини укучыларны үзенә күрә стимул буларак, рухи азык итеп, бабаларыбызның ислам дине кабул иткән җир белән таныштыру.

Менә икенче ел Шырт авылында дини укуларны алып баралар. Шәфигулла хәзрәт авыл имамы, авылның олы агайлары соравы буенча һәр җомга көннәрне укытырга Наил хәзрәт Җамалетдинов , Тукай авылының имамы, мәдрәсә җитәкчесе, Чуашстан Республикасы мөселманнары Мөфтиенең укыту буенча урынбасары, Русия мөселманнары методик- ресурс үзәге рәисе үзе барып шәкертләрне укытты, җомаларда вәгазьләр сөйләде. Нәтиҗәсе шул, җирле мөселманнарыбыз кышкы Болгарга, дини нәселебез тарихын барларга, тамырларыбызны күреп кайтырга булдылар. Тарихи урыннар белән билгеле хәзер күпләр, шул исәптән, Шырт авылы халкыда кызыксына.

“Шәһри Болгарга иртәнге якларда барып җиттек. Алдан ук, бабаларыбыз йөргән изге җиргә аяк басабыз, дип, дулкынланып кердек ачык һавадагы музейга. Көннәр суытып, карлы вакыт булса да, Аллаһы Тәгалә безгә матур, коры, кояшлы көн бүләк итте. Җил генә бераз искәләп алды. Без аны Болгар җиренең изге җиле дип атадык, шуңа күңелебез төшмәде. Болгарның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп, барлык тарихи һәйкәлләрне карап чыктык”- диде Татар Шырты имамы Шәфигулла хәзрәт.

“Укучыларым бигрәк тә Ак мәчетне ошаттылар. Зур, матур, мәһабәт бина һәркемдә дә соклану тудырадыр. Иң зур Корьәнне күреп сокландылар. Әлбәттә, Болгар җирендә күп эш башкарылган, яңартылган… Музейлар искиткеч баетылган, керсәң, тиз генә чыгарлык түгел, бик мавыктыргыч. Без әлеге җиргә һәрдаим бик күп тапкыр бирегә сәяхәт кылуыбыз булса да, һәрберсе яңа Болгарга барган кебек тоела. Алга таба да Болгар үссен, матурайсын, изге җиребез күпләрне җәлеп итсе иде”- ди Наил хәзрәт Җамалетдинов.

Менә шулай Яңа елның беренче аенда изге Болгар җире, тарихи урыннар Чуашстан мөселманнарын кабул итә башлады.

Фарит Гыйбатдинов,
Чувашия
фото islam-today.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*