tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 2628)

Рубрика: Слайдер

ВИДЕО: Илшат Сәхипов: “Әгерҗе районының Ямурза авылы мисалында татар авылының саклап калу чаралары”

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы КФХ башлыгы Сәхипов Илшат Малик улы

Дәвам »

“Татар кызы” Европада

 Чара татар халкының бай мәдәни мирасын Европа илләрендә яшәүче яшь татарлар буынына тапшыру максаты белән милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, туган телне торгызу һәм үстерүгә багышланган. 

Дәвам »

Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле

Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8 гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин беренче урында, икенче урында Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән.

Дәвам »

Сургутның якшәмбе мәктәбендә калфак тегәләр

Сургутның Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә чагында, әниләре белән калфаклар тектек. Татар теле дәресен Тәслия Мөхибуллина алып барды. Дәрестән соң балалар икенче бүлмәдә түгәрәк өстәл артында калфак тегеп утырган әниләрне күргәч, халкыбызның милли баш киеме калфакларны бик яратып киеп тә карадылар.Тиздән үз куллары белән бизәлгән калфаклары да булачак. Гульчачак Фатхулова

Дәвам »

Түбән Новгород татарлары “Нигеземә кайтып барам” иҗади бәйгесен башлады

Бәйгенең беренче этабы май аенда тәмамлана. Бу этапта өч юнәлештә иҗади эш конкурслары була: “Минем нәсел чылбырым” (“Моя родословная”), “Тукай әкиятләре” (“Сказки Тукая”), “Җәннәт әниләрнең аяк астында” (“Рай под ногами матерей”).

Дәвам »

22 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәүче язучыларның һәм сәнгатькәрләрнең әдәби-музыкаль кичәсе булачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә.

Дәвам »