tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектының беренче очрашуы узды
Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектының беренче очрашуы узды

Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектының беренче очрашуы узды

Кичә Галиев мәчетендә “Яшь килен” проектында катнашучы кызлар белән танышу узды. Беренче утырышка 50гә якын мөслимә җыелды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова һәм проектның кураторлары алар белән әңгәмә уздырды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Яшь килен” проектының һәр очрашуы 10 минут дәвамында Коръән уку белән башланып китәчәк. Ике ай дәвамында кызларны никах, ана булу, психология, хуҗалыкны алып бару темаларына багышланган 7 офлайн-очрашу һәм никах килешүе, физиология, аерылышу һәм башка темалар буенча 6 онлайн-дәрес көтә.

Сәламләү сүзләре һәм танышудан соң, катнашучыларга “Яшь килен” көндәлекләрен бүләк иттеләр. Анда кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими файдалы эшләр трекерын теркәп барачак.

“Яшь килен” проектының чираттагы очрашуы 10 октябрьдә узачак. Анда кызларга никахлашкан ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын җентекләп аңлатачаклар.

“Яшь килен” проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан  гамәлгә ашырыла, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк.

Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә алачак. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр тора. Курслар айның һәр икенче атнасында 18:30 сәгатьтә Галиев мәчетендә уза. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*