tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан студенты IT буенча халыкара олимпиада финалына чыкты
Татарстан студенты IT буенча халыкара олимпиада финалына чыкты

Татарстан студенты IT буенча халыкара олимпиада финалына чыкты

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 4 нче курс студенты Айгөл Солтанова мәгълүмати технологияләр өлкәсендә “IT-Планета 2018/19” XII Халыкара олимпиаданың финалына чыкты. Чара 4-7 октябрьдә Мәскәүдә “МИСиС” илкүләм тикшеренү технология университеты базасында узачак.

“Финал алдыннан бераз дулкынландыра. Менә әзерләнәм. Укытучы белән дә, мөстәкыйль дә. Биремнәрне карыйм, аларның сайтында узган елгы финалдан материаллар бар”, – дип уртаклашты кыз.

Айгөл конкурста катнашу мөмкинлеге турында укытучылардан белгән. Шулай ук техникум аңа эш урыны һәм финалга әзерләнү өчен җиһазлар да биргән.

“Беренчедән, мондый чарада катнашу тәҗрибәсе мөһим. Икенчедән – элемтәләр. Чөнки программа барыбер берничә көн барачак, бу өлкәдә белгечләр белән танышырбыз дип уйлыйм”, – диде Айгөл.

Аның өчен бу зур халыкара чараларда катнашу буенча беренче генә тәҗрибә түгел. Узган елның сентябреннән Айгөл Солтанова WorldSkills турнирыда ярыша. Агымдагы елның августында Казанда узган дөнья чемпионатында ул “”1С: Предприятие” бизнес өчен программалы карарлар” компетенциясендә өченче урынны алды.

  • “IT-Планета 2018/19” олимпиадасы Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, гражданлык җәмгыятен үстерү өчен үткәрелә. Чара “Яшь профессионаллар” юнәлешендә “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” оешмасы ярдәме белән уза.

Ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен ачык белем бирү чаралары каралган. Алар өчен мастер-класслар һәм ачык лекцияләр әзерләнгән, алар яңа технологияләр белән танышу, шәхси һәм һөнәри нәтиҗәлелекне арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Диана Авакян

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*