2013 елның 4 октябрендә Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында III Төбәкара авыл икътисады форумы булып узды. Форумның төп оештыручылары – Чуашстан Республикасы мөфтияте.
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Халисә Казанны яулады
Башкортостанның Нуриман районында яшәүче шагыйрә Халиса Мөдәрисова талантлы әсәрләре, матур китаплары белән татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле.
Дәвам »
Юбиляр
Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Дәвам »
Хәтер көне уңаеннан
Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар яшьләре Форумының Казан бүлеге активистлары җыелып шәһәрнең Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырачаклар.
Дәвам »
Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды
9 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай музеенда классик язучы Гариф Ахуновның иң танылган әсәре «Хәзинә» романына багышланган кичә узды. Ул Татар әдәбияты музее мөдире Альбина Әбсәләмова тырышлыгы белән оешкан «Татар язучылары балалары» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде. «Хәзинә» романы узган гасырның 50-60 нчы еллардагы Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлый. Билгеле булганча, быел Татарстанда кара алтын — нефть ятмалары табылуга 70 ел тула. Сүз ...
Дәвам »
“Тузмый торган бүләк”
11 октябрьдә, көндезге сәгать икедә, Габдулла Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” исемле китабын тәкъдим итү чарасы була.
Дәвам »
Узып барышлый…
8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...
Дәвам »
Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды
Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды. Танылган сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26 февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды. Агымдагы елның ...
Дәвам »
“Татар акценты – 2013” бәйгесе
Самара өлкәсе татарларының "Туган тел" һәм Самара өлкәсе татар эшмәкәрләре ассоциациясе "2013–Татар акценты" исемендәге Самара өлкәсе татарлары тормышын чагылдырган фотосүрәтләр бәйгесен үткәрәчәк.
Дәвам »
Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…
6 нчы октябрь көнне Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм укытучылар көненә туры килде. Бәйрәмне якшәмбе мәктәбе укучылары Фаил Шәрәфетдинов белән Фидаил Садретдинов алып бардылар. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рафаиль Ульбеков, аксакалыбыз Альберт Даминов, Сургут шәһәренең Педагогия университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов һәм “Сандугач” вокал-хореография ансамбле белән аның җитәкчесе Нурия ...
Дәвам »