tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфгать Әһлиуллин: Ышанасы килә….
Рәфгать Әһлиуллин: Ышанасы килә….

Рәфгать Әһлиуллин: Ышанасы килә….

Быел журналистларның “Ал­­тын каләм” бәйгесе унту­гызынчы тапкыр, ә өлкә губер­наторы призларына конкурс алтынчы мәртәбә, инде гадәткә кергәнчә, Самараның затлы “Ренессанс” кунакханәсендә үткәрелде.

Бу юлы тантанага бер­ни­кадәр үзгәрешләр кертел­гән иде. Иң беренче булып бүләкләр Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы тарафыннан оештырыл­ган бәйгедә җиңүчеләргә би­релде.

Символик “Алтын каләм”не өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Дмит­рий Игоревич Азаров Жигулевски шәһәренең “Жигулевский рабочий” газетасының баш редакторы Елена Гураевскаяга, Самара дәүләт теле­радиокомпаниясенең (ГТРК) ра­дио хәбәрчесе Татьяна Маркушинага һәм “ТЕРРА” медиа-порталының баш редакторы Наталья Камбаровага тапшырды. Аларның һәркайсы 100 мең сумлык сертификат белән дә бүләкләнде.

Мин бигрәк тә үткән гасыр­ның алтмышынчы-җитмешенче елларында күрше Кләүле һәм Шенталы районнары газеталарында бергә эшләгән үземнең каләмдәшем Татьяна Констан­тиновна өчен шатландым. Аның да минем кебек үк журналистикадагы хезмәт стажы илле елдан артып киткән инде. Шуларның күбесен ул өлкә радиосында эшләде һәм әле дә эшләвен дәвам итә. Без Татьяна Константиновнаның авыл район­нарыннан язып алып кайт­кан радиотапшыруларын бү­ген дә рәхәтләнеп, чын ләз­зәт алып тыңлап барабыз. Аның шактый гына язмалары безнең милләттәшләребезгә — татарлар­га да багышланган була. “Ал­тын каләм” бү­ләгенә Татья­на Маркушина, һич­шик­сез, лаек.

Моннан өч ел элек безнең “Бер­дәмлек” татар газетабыз да милли теманы яктырту но­ми­нациясендә өлкә журна­лист­лары оешмасы бүләгенә ия булган, ә хәбәрчебез Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева өчен­­че дәрәҗәдәге губернатор пре­мия­сенә лаек дип табылган иде.

Соңгы вакытларда, кызганыч ки, милли басмаларга игътибар кимеде. Аларның күпчелеге чыгудан бөтенләй тукталды, ә “Бердәмлек” газетабыз матди яктан очын очка ялгап яшәп ята. Шулай булгач, премияләргә дәгъва итү турында хыялланасы да килми, ә бер карасаң, безнең “Бердәмлек”тә дә премия алырлык язмалар да, аларны язучы хәбәрчеләр дә юк түгел.

Мин бу юлы да губернатор премияләре белән бү­ләкләнүчеләр арасында татар исемнәрен йөртүче журналистларыбызны күреп, шатланып, горурланып утырдым.

Менә алар — ГТРК “Самара” радиосыннан Анфиса Минсәгыйть кызы Ногу­ма­нова, ГТРК “Самара” теле­видениесеннән Лилия Фатыйх кызы Вәлиева, Камилла Дмит­риевна Ткачева… Тик аларның барсы да рус телле журналистлар шул.

Егерме сигезенче ел “Бер­дәмлек” татар газетасының баш мөхәррире булып эш­ләү дәверендә үзебезнең ре­дак­циябездә егерме бишләп татар журналистын әзерләргә туры килде. Тик аларның күпчелеге хәзер бу борынгы һөнәр ияләре түгел инде. Барысы да, газетабызда хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле, башка җайлырак урын­нарга күчтеләр. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый.

Биш ел буе элеккеге губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкиннан ярдәм көтеп яшәдек. Булмады. Быелгы бәйрәмдә яңа билгеләнгән өлкә җитәкчебез, үзебезнең Самара кешесе Дмитрий Игоревич Азаров белән күрешеп, сөйләшергә насыйп булды. Аның белән рәсемгә дә төштек. Үзенең “Бердәмлек”не белүе турында әйтте, ярдәм итәргә дә вәгъдә итте. Кем белә бит, өметсез шайтан гына диләр. Бәлки, дөньялар яхшы якка үзгәреп, “Бердәмлег”ебез дә яшәвен дәвам итәр, киләчәктә татар журналистлары да губернатор кулыннан бүләкләр алу бәхетенә ирешерләр, дип ышанасы килә.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Светлана Осьмачкина һәм Андрей Савельев фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*