tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3250)

Рубрика: Слайдер

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омсикның "Танылган ризыклар" ширкәте хәләл ит ризыкларын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе белән төзелгән килешү нигезендә җитештерә. Ширкәткә ит ризыкларының шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

Дәвам »

7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк

Әлеге чара – татар халкы тарафыннан иң көтеп алына торган милли бәйрәмнәрнең берсе. Шулай да, соңгы елларда Сабантуй үзенең тарихи йөзен югалтып бара кебек...

Дәвам »

Татарстанның Балык бистәсе районы ханымнары: “Беренче адымнар, өметле алымнар”

Кечкенәдән башлап без балаларны халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте белән таныштырырга тиеш”,–диде Фирдания Әхмәтҗанова.

Дәвам »

Пенза якларында Сабантуйлар сезоны Югары Әләзәннән башланып китте

Авыл аксакаллары тәкъдиме белән быел бәйрәм ике көн үткәрелде. Беренче көн корбан чалынып, дини йолалар үтәлеп узды. Икенче көн - Сабантуй.

Дәвам »

Чиләбедә балалар Сабантуе үткәрелде

Майның соңгы көнендә Чиләбенең Пушкин исемендәге шәһәр бакчасында балалар Сабантуе узды. Бәйрәмне Чиләбе өлкәсе башкортлары конгрессы, “Башкорт халык үзәге” җәмгыяте һәм Башкортстанның вәкиллеге оештырды. Балалар Сабантуе Чиләбедә инде берничә ел уздырылып килә. Шәһәр бакчасына кала бала-чагасы гына түгел Чиләбе өлкәсенең башка төбәкләреннән дә нәни кунаклар килә. Быел да Сабантуй бик күңелле үтте, дип хәбәр итә Урал татарлары сайты.

Дәвам »

Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла

10 июньдә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы була. Күргәзмә әлеге музейның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла. Музей татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” ...

Дәвам »

“Себертатар теле грамматикасы” китабы тәкъдим ителде

Китап Төмән матбугат йорты нәшриятында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе матди ярдәмендә мең данә тираж белән дөнья күрде. Фәнни хезмәткә рецензияне Төмән нефть һәм газ университеты профессоры Хәбибә Шагбанова белән Русия фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге тарих, тел һәм әдәбият институтының тел белемен өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шамил Нәфыйков ...

Дәвам »