tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Җыелган журналистларга узачак чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев сөйләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы киңәйтелгән утырышы 28-30 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Утырыш эшендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

Киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада пленар утырыш, мәдәни чаралар, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә  Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 200 эре татар эшмәкәрләре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы да узачак. Форумда Россия Федерациясеенң 37 регионыннан (шул исәптән Татарстаннан да) һәм 10 чит илдән делегатлар катнашачак.  Быел әлеге форум “Алабуга” махсус икътисади зонасы базасында үтәчәк. Форум кысаларында делегатлар өчен экскурсияләр һәм икътисади зона резидентлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинчелеге булачак. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы “Алабуга” махсус икътисади зонасысының административ бинасында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*