Ноябрь уртасында Белоруссия башкаласы Минскида яшәүче татарларны берләштерүче “Чишмә” оешмасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан тантанага чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, җырчы Фердинант Фәтхи һәм баянчы Булат Хисмәтовтан торган төркем барды. Иң башта Казан кунаклары Ивье шәһәрендәге мәктәптә әби-бабалары яки әти-әниләре татар булган балалар белән очраштылар, аларга концерт куйдылар. ...
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Мәчеткә илткән юл
Finlandiya izlam cemaati takdim ita dokumental film
Дәвам »
Иске Кулаткада “Авыл кызы”ның сайлап алу туры үтте.
Иске Кулатка районында булганда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров районның Атлаш, Мосеевка, Яңа Зимница, Иске Мостяк кебек татар авылларында булып анда яшәүче татар халкы белән дә очрашты.
Дәвам »
Южно-Сахалинскта үткән самбо бәйрәменә легендар Рәис Рәхмәтуллин килде
Южно-Сахалинскта Россиядә самбо кабул ителүнең 75 еллыгына багышлап бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә танылган самбочы, күп мәртәбәләр Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулаган милләттәшебез Рәис Рәхмәтуллин да хөрмәтле кунак буларак чакырылган иде. Тантаналы чарада Сахалин өлкәсенең самбо көрәше федерациясе вәкилләре һәм милли, шул исәптән татар иҗади коллективлар катнаштылар. Бераз алда, 16 ноябрьдә легендар спортчы туып үскән Түбән Новгородта Рәис Рәхмәтуллинны профессиональ спорттан ...
Дәвам »
“Туган тел” җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды
Ноябрьнең егермесендә Самара Дуслык йортында иң өлкән татар җәмгыяте – “Туган тел” үзенең еллык җыелышын уздырды. Алдагы елларда җәмгыятьтә әгъзадә генә испләнгәннәрне әгъзалыктан төшереп калдырдылар. Хәтта Шурага (Совет) кергән биш кешене төшереп калдырып, яңаларны керттеләр. Җәмгыятьнең президенты Гомәр углы Ильяс Шәкүров озын-озак нотык тотты. Самара татарлары алдында торган проблемнарга тукталды. Ә ул проблем татар телен саклауга барып тоташа. Монда борчылуларга ...
Дәвам »
Стәрлетамакта фольклор көннәре узды
Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә халык авыз иҗаты мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция һәм фольклор бәйрәме узды.
Дәвам »
Магнитогорски укытучылары Казан мәктәпләре белән таныша
Казанга Магниторск шәһәреннән бер төркем укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы вәкилләре килделәр.
Дәвам »
Болгарда Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды
19 ноябрь көнне Болгарның «Ак мәчете»ндә Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды.
Дәвам »
Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады
Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны “Болгар” татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм “Согласие” халык фонды булышлык итте. Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, ...
Дәвам »
Төмәндә себер татарлары теле көне үтәчәк
29 ноябрьдә Төмәндә себер татарлары көне үткәрелә. Чараны Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Программада “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” исемле экскурсия, “Тел- халыкның җаны” әдәби кунакханә һәм “Себерем минем” дип аталган концерт. Шулай ук әлеге көн чаралары арасында “Себер татарлары ашлары” исемле конкурс-күргәзмә үткәрелә. Бәйге Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы сайты.
Дәвам »