tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышы узды.

27  октябрь көнне Россия ислам институтында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының  “Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләләре” дигән темага  күчмә утырышы узды.

Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Ульяновск  өлкәсе Иске Кулатка районы хакимият башлыгы  Ганиев Эдуард Әнвәр улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе.     Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Исхаков Дамир Мәүләви улы, Самара өлкәсенең “Дуслык” Төбәк иҗтимагый җәмгыяте Президенты Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улы, Россия Ислам институты ректоры, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясенең Башкарма директоры Уразаев Фәрит Язкәр улы, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы катнашты. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе    Закиров Ринат Зиннур улы алып барды. Шулай ук, Бюро утырышы эшендә чакырылган кунаклардан  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары – белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге җитәкчесе Садриев Гадел Камил улы, “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин  һәм институт укытучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Бюро әгъзалары Россия ислам институты, татар мәгарифе тарихы музее, татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белән таныштылар. Татар  теленнән ачык дәрес карадылар.

Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров фикеренчә, иҗтимагый милли эшчәнлек белән дини эшчәнлекне бергә алып бару татар милләте һәм теле өчен бары уңай нәтиҗәләр бирүен әйтеп узды. Җомга намазларын татар телендә генә үткәрү турындагы карары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтен дә җиткерде

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында, республикагы  урта һәм югары  дини уку йортларында  белем бирү бер стандартка нигезләнеп алып барганлыгын билгеләп узды. Шулай ук, ректор соңгы елларда дини  уку йортларына студентлар туплауның да авырлык белән барганын әйтеп китте. Татар телен өйрәнү  өчен махсус дәреслек тә әзерләнгән икән РИИ да.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанда дини китапларга бер кайчан да кытлык булмаган. “ Белем алу өчен безнең китапларыбыз җитәрлек, аларны өйрәнергә кирәк. Бездәге исемлек буенча гына да 800 дәреслек бар”,  диде ул.  Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзләренең мәдрәсәләрендәге  уку-укыту торышына,  уздырыла торган милли чараларга басым ясады.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*