tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илаһи моң” конкурсында катнашучылар игътибарына!
“Илаһи моң” конкурсында катнашучылар игътибарына!

“Илаһи моң” конкурсында катнашучылар игътибарына!

“Илаһи моң” rонкурсының оештыру комитеты беренче турында катнашып финалга чыгучылар исемлеген тәкъдим итә.

finalga-ytkan-katnashuchylar-isemlege

Финалга үтмәгәннәр 14 нче ноябрь төштән соң уздырылачак фестиваль чараларында катнаша алалар. Ул көнгә түбәндәге программа каралган:

  • 9.00-12.00 – Конкурс программасы
  • 12.30-13.00 – Жюри утырышы
  • 13.00-14.00 – Төшке аш
  • 14.00 – 16.30 –Фәнни-методик семинар: ”Татар халкының рухи, мәдәни мирасы ядкарьләре аша традицион ислам кыйммәтләре белән таныштыру үзенчәлекләре” («Особенности приобщения к традиционным исламским ценностям через произведения устного народного творчества, книжного литературного наследия и образцов духовной культуры»).
  • 18.00-19.30 – “Илаһи моң” фестивале

Семинарда катнашучыларга (җитәкчеләргә һәм укытучыларга) Казан федераль университеты сертификатлары, оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак. Чит төбәкләрдән килүчеләр  торак белән тәэмин ителәчәк.

Фестиваль кысаларында уздырылачак чараларда катнашырга килүчеләрдән  1 нче ноябрьгә кадәр хәбәр итүләре сорала. riitatkafedra@mail.ru электрон почта адресына түбәндә күрсәтелгән мәгълуматны җибәрү сорала:

Конкурста катнашканнарга:

  1. ФИО,
  2. төбәк (республика, өлкә, шәһәр, район, авыл һ.б.),
  3. яшь,
  4. номинация
  5. кунарга торак кирәк булса, килү-китү көннәре (мәсәлән, 14-15 ноябь, яисә 13-24 ноябрь) җенес (хатын кыз/ир ат)

Семинарда катнашучыларга (укытучылар, коллектив җитәкчеләре):

  1. ФИО,
  2. төбәк (республика, өлкә, шәһәр, район, авыл һ.б.),
  3. кунарга торак кирәк булса, килү-китү көннәре (мәсәлән, 14-15 ноябь, яисә 13-24 ноябрь) җенес (хатын кыз/ир ат)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*